Район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операция территориясендә сугышчылар белән очрашты

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

5 нче сентябрь көнне махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә чираттагы, 6 нчы гуманитар йөк юлга чыккан иде. Бу юлы аны район башлыгы Ленар Зарипов та озата китте. Бүген ниһаять беренче ноктада булган егетләребез белән очрашты ул.

Район башлыгы бу хакта үзенең рәсми телеграм каналында яза:

"Бүген гуманитар йөк белән мобилизацияләнгән егетләребез янына килеп җиттек. Егетләр яхшы, көнкүрешне җайга салганнар. Барысыннан да ялкынлы сәлам, исән-саулар. Аларга рәхмәт, һәм безнең сугышчыларга ярдәм итүче барлык битараф булмаганнарга зур рәхмәт." 

https://t.me/zaripov_lR/976

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International