Гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы Актаныш районында шәхси мөрәҗәгать белән килгән гражданнарны кабул итте. Бер райондашыбызга мәктәпкә кирәк-яраклар белән, яшь көрәшче егетебез Хөҗҗәтов Илфирга спорт белән шогыльләнү өчен махсус киемнәр алу өчен акчалата ярдәм итте ул. Шулай ук, Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы буларак Рөстәм Галиулла улы спорт мәктәбенең данлыклы остазлары, биһисап шахмат чемпионнарын әзерләгән Илдар Имамов һәм Фәһим Галимовка Рәхмәт хатлары тапшырды һәм тиздән төзелеп куллануга тапшырылачак футбол манежының төзелеше белән танышты..jpg)