Битараф булмаган райондашларыбыз ярдәме белән бөртекләп җыелган гуманитар ярдәм иртәгә егетләребезгә, махсус хәрби операция барган якка юл алачак.
Бу инде оештырылган 6 нчы гуманитар груз. Игелек кылган һәркемгә, барлык катнашучыларга ихластан рәхмәт. Зур эш башкарасыз! Үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Һәм әлбәттә инде, егетләребез исән-сау булсыннар!