Ленар Зарипов: Ватанпарвәрлеккә өйрәтеп булмый, ул күңелдә булырга тиеш. Әмма аның формалашуына шартлар тудыру безнең төп бурычларның берсе

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов бүген Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10-11 сыйныф укучыларына ватанпарвәрлеккә багышланган дәрес үткәрде. Үзе дә утны-суны кичкән Әфган сугышы ветераны буларак, бу сүзнең тирән мәгънәсен, Туган илнең, Туган җирнең, тормышның кадерен белгән кешеләрнең берсе ул. "Ватанпарвәрлеккә, ягъни патриотизмга өйрәтеп булмый, ул күңелдә булырга тиеш. Әмма аның формалашуына шартлар тудыру безнең төп бурычларның берсе" дип искәртте Ленар Рафак улы әлеге дәрес хакында.

Шулай ук район башлыгы җирлегебезнең икътисади үсеше, авыл хуҗалыгы, төзелеш, эшмәкәрлек һәм башка өлкәләр белән таныштырды. "Сезнең төп эш - уку. Тырышып укыгыз! Моның өчен бүгенге көндә бөтен шартлар да бар. Белемле кеше беркайчан да югалмый. Сәламәт булыгыз, әти-әниләрегезне саклагыз, уңышлар сезгә!" дип үз теләкләрен җиткерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International