Район мәктәпләрендә бүген Белем бәйрәмнәре гөрләде. Яңа уку елы белән Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат укучыларын район башлыгы Ленар Зарипов һәм "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тәбрикләде.
Быел Актаныш районында 1 нче сыйныфка 288 бала керде. 85 укучы 10 нчы, 92 укучы 11 сыйныфка бара. Барлыгы район мәктәпләрендә 3141 укучы белем ала.
Белем бәйрәменнән соң Айдар Сәетгәрәй улы "Татмедиа" филиалы "Актаныш-информ" эшчәнлеге белән да танышты.