Хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф системасы ветераннары, укучылар, әти-әниләр! Сезне яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм.
1 сентябрь — Белем көне укытучылар, балалар, әти-әниләр өчен генә түгел, һәркем өчен дә кадерле, күңелгә якын бәйрәм. Чөнки балачакның иң якты хатирәләре мәктәп елларына бәйле. Бүгенге көнне аеруча беренче сыйныфка баручылар зарыгып көтеп алды. Чөнки алар өчен өр-яңа, мавыктыргыч, яңалык һәм ачышларга бай булган дөнья ишекләре ачыла. Быелгы уку елында районыбызда 288 укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлый. Аларга тырышып укырга, районыбыз, Республика, илебез өчен зыялы шәхесләр булып үсүен телим.
Белем - зур көч. Бүген тормышыбызның теләсә кайсы тармагында уңышлы, конкурентлыкка сәләтле һәм бәйсез булу өчен заман белән бер адымда атлау, белем белән ныклап коралланган булу шарт. Әлбәттә, замана үзгәргән саен белем бирүгә дә таләпләр арта. Укытучы һәрдаим үз өстендә эшләргә, эзләнүдә булырга, яңа белемнәр алырга, заман таләпләреннән һәм үзгәрешләреннән хәбәрдар булып, аларны төгәл үтәп, заманадан калышмаска тырышып яшәргә тиеш. Чөнки белем сыйфаты - укытучыларның һөнәри осталыгына, үзбелемен күтәрүенә бәйле.
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, остазлар! Сезгә намуслы тырыш хезмәтегез, балаларга биргән күңел җылыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә һөнәри уңышлар, зирәклек, ә укучыларга максатка ирешүдә үҗәтлек, яхшы билгеләр, ата – аналарга сабырлык телим. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Бәйрәм белән сезне!