Бүген район хакимиятендә 1 нче сыйныфка баручы балалар һәм аларның ата-аналары өчен истәлекле чара үткәрелде. Район хакимияте профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган әлеге чарада булачак укучыларны район башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Илъясов һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Дилбәр Әнвәровалар котлады.
"Белем бәйрәме һәркем өчен иң истә калган көннәрнең берсе. Сезнең өчен өр-яңа, мавыктыргыч, яңалык һәм ачышларга бай булган дөнья ишекләре ачыла. Тырышып укыгыз, районыбыз, Республика, илебез өчен зыялы шәхесләр булып үсегез. Уңышлар сезгә!" дип тәбрикләде Ленар Рафак улы.