Германия җирләрендә хәрби хезмәттә булган районыбыз ветераннары Җиңу паркында истәлекле көн - 31 август 1994 ел, ГСВГ хәрби көчләренең Германиядән чыгарылуына 29 ел тулу унаеннан очрашуга жыелдылар.
Әле 2 ел элек кенә районда оешкан әлеге җәмагать оешмасында 40 ка якын ветеран исәптә тора. Германиядәге Совет гаскәрләре группасының (ГСВГ) зур тарихы бар. 1945 елның 9 июнендэ оешып, 1994 елнын 31 августына кадәр Ватаныбыз сагында торган иң көчле хәрби группаларның берсе ул. Анда хезмәткә дә егетләрне сайлап, хәрби комиссариатларда гаилә хәлен өйрәнеп, сәламәтлеген тикшереп, лаеклыларын гына алдылар.
Районыбызның бик куп егетлэре узлэренең хәрби бурычларын Герман җирләрендә утәделэр.
Чараны район ГСВГ ветераннары Советы рәисе Нәсим Заһертдинов ачып җибәрде. Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов котлау сузлэрен житкерде. .jpg)
Шулай ук ветераннарга "ГСВГ ветераны" дип аталган таныклык һәм истәлек медальләрен тапшырды.
90 яшен тутырган, арада иң өлкэн ветеран булып саналучы Илгиз ага Нәбиев, узенең Бөек Җиңудән соң Германиядә хезмәтен ничек башлавы турында сөйләп узды, чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.
Ветераннар алга таба да очрашуларны оештырырга, районда ватанпәрвәрлек юнәлешендәге эшләрдә катнашырга хәм алдагы чорда узләренең Җиңу паркында истәлек һәйкәлен булдыру турында сүз куештылар.