Татарстан Республикасы көне уңаеннан Актанышта Иске Идел парк зонасын ачу тантанасы булды

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы көне уңаеннан Актанышта Иске Идел парк зонасы ачылды. Киләчәктә биредә бар уңайлыклары да булган су коену урыны да ясалачак. Иске Идел яр буен төзекләндерү этапларга бүленеп башкарыла.

Чираттагы эшләрнең берсе - Иске Иделне чистарту. Моның өчен 190 млн сум акча каралган. Киләчәктә бар район халкын үзенә җыеп торачак ял итү үзәгенә әвереләчәк ул.

Бәйрәм чаралары Б.Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда дәвам итте. Биредә яшь футболчыларыбыз арасында ярышны карарга була иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International