Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!
Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм! Әлеге көн республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстан халкының дуслыгын, берлеген, бердәмлеген гәүдәләндерә.
Бүген Татарстан – куәтле, эзлекле үсеш алган төбәк. Үзенең уңыш-казанышлары белән республика төрле буын ватандашларыбызга бурычлы. Татарстан киләчәккә омтылып яши, елдан-ел бөтен дөньяга таныла бара. Биредә Сезнең хезмәт өлешегез дә зурдан. Без төбәгебезнең байлыгы, кешеләре, тарихы һәм мәдәнияте белән хаклы рәвештә горурланабыз. Республикабыз алга таба да чәчәк атсын, ил-көннәребез тыныч булсын. Бәйрәм белән котлап, тынычлык, тотрыклылык, эшегездә уңышлар, бәхет телим.
Ихтирам белән, Актаныш муниципаль район Башлыгы Л.Р. Зарипов