Мәгариф хезмәткәрләре киңәшләште

2023 елның 25 августы, җомга

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында бүген район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Көн кадагындагы төп мәсьәлә - төп стратегик юнәлешләр буенча Актаныш мәгариф системасын үстерү. Шулай ук, киңәшмә барышында узган елга нәтиҗә ясап, алдагы уку елына бурыч һәм максатлар билгеләнде.
Утырыш эшендә Актаныш муниципаль районы Башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе Гизатуллина Энҗе Хәбир кызы да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International