Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган чаралар Актанышта велойөреш белән тәмамланды.
Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионнан 21 велосипедчы юлга кузгалды. Актаныш урамнары буйлап узганда аларга тагын иярүчеләр дә булды. Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән райондашларыбыз 16 километр юлны узды. Велойөреш Актаныш авылы үзәгендә - район хакимияте бинасы янында тәмамланды.
Барлык катнашучыларга да ихластан рәхмәт! Җәй ул бер мизгел генә. Кичке саф һавада рәхәтләнеп бер авыл урамнарын әйләнеп килү тәнгә сихәт, күңелгә бер дәва. Бәйрәм белән!.jpg)