Паспорт алу- һәркемнең тормышында зур вакыйга. Алтын төстәге Россия гербы сурәтләнгән паспорт 14 яше тулган Россия гражданнарына бирелә. Туу турындагы таныклыктан кала ул икенче төп документ.
Бүген паспорт тапшыру тантанасы районыбызның тантаналар залында узды. Әти-әниләре, әбиләре белән килгән кызлар-егетләрне районыбыз җитәкчеләре котларга килде
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов мәртәбәле Россия Флагы көнендә паспорт алу үзе бер горурлык, истәлекле вакыйга дип котлауларын җиткерде.
- Россия флагы илебездә яшәүче барлык халыкларны берләштерә. Бернинди санкцияләргә карамыйча күтәрелеп килгән Россиябезнең данлыклы символы ул. Паспортыгызны саклап, яклап, йөрәгегезнең түрендә йөртегез. Паспорт алу үзегез өчен, әти-әниләрегез өчен олы горурлык ул. Хәзер сез үзегездән кечкенәрәкләр өчен үрнәк булып торасыз. Шуңа күрә паспортыгызга тап төшермәгез, чын кеше булып яшәгез,- дип үзенең нәсыйхәтләрен әйтте Ленар Рафак улы.
Паспорт алу- кеше тормышында зур вакыйга. Россия Эчке эшләр бүлегенең Актаныш полиция бүлеге җитәкчесе Марат Минһаҗев паспорт алгач гражданга карата билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.
Отставкадагы милиция майоры Васил Вахитов районыбыздагы паспорт бүлеге оешу, аларның эшчәнлек тарихын сөйләде. "Паспорт ул -тормыш документы. Аны пычратмагыз", дип киңәшләрен дә әйтте.
"Бердәм Россия" партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсенең җаваплы сәркатибе Зәһинә Исламова алдагы котлауларга кушылып партия бүлекчәсе исеменнән котлады, бүләкләр тапшырды. Ә "Яшь гвардиячеләр" оешмасы җитәкчесе Денис Могътазиров паспортны чиста йөртү өчен Татарстан Республикасы флагы төсендәге тышлыклар һәм тасмалар бүләк итте.
Әти-әниләр исемннән балалрны Раниза Шакирова тәбрикләде һәм Россия Флагы көне уңаеннан флаг төсләре турында аңлатып, илебезнең лаеклы гражданнары булып яшәргә чакырды.