Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү аланында бүген зур патриотик чара узды.Район мәдәният хезмәткәрләренең җыр моңнары белән баетылган бәйрәм тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Балаларны ихластан бәйрәм белән тәбрикләп, якынлашып килгән яңа уку елында уңышлар теләде ул.