Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан Актанышта зур велойөреш узачак

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Бу уңайдан район җирлегендә бик күп чаралар планлаштырылган. Шуларның берсе - район үзәге буенча велойөреш. Әлеге күңелле һәм иң беренче чиратта файдалы чарада һәркем катнаша ала. 
Велойөреш иртәгә - 22 август көнне кичке 18:00 сәг. Б.Давлетов исемендәге үзәк стадионда старт алачак. 

Түбәндәге картада күренгәнчә бөтен Актаныш авылын колачлый ул. Сезне дә көтеп калабыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International