Район башлыгы Ленар Зарипов Актаныш районының кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты

2023 елның 4 августы, җомга

Бүген хакимияттә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән чираттагы киңәшмә узды.
Эшлекле сөйләшүдә «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» вәкиле Айрат Валеев экспортка чыгу юллары, мөмкинлекләр һәм дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнәр турында мәгълумат бирде. Шулай ук, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә ярдәм чаралары турында, Чаллы шәһәрендә һәм Актаныш районында «Ингострах» Федераль иминият компаниясенең операцион офислары директоры Эльвира Галимҗанова иминиятләштерүнең отышлы яклары белән таныштырды.
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева эшмәкәрләрне "PRO Wildberries" укыту форумы-марафоны үзенчәлекләре һәм МРС хисабын тапшыру турында, хисап тапшыру срокларын бозган өчен штраф санкцияләре турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International