Татарстанлылар татар телендәге исемнәрдә һәм язуларда хаталар табарга булышалар

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Татарстанлылар «Халык контроле» системасына татар телендәге хаталарны күрсәтеп йөздән артык хәбәр бирделәр инде.
Торак пунктлар, урамнар, җәмәгать транспорты тукталышлары, юл күрсәткечләре исемнәрен язганда яки татар теленә тәрҗемә иткәндә төгәлсезлекне күрсәтеп, кулланучы автомат рәвештә татар телендә исемнәрдә хаталар эзләү буенча конкурста катнаша.
Теләге булган һәркем «исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясендә, билге яки такта урнаштырылган адрес Белән фото куеп, хәбәр калдыра ала.
Конкурска йомгак ноябрьдә ясалачак. Хаталар турында иң күп хәбәрләр җибәрүчеләр җиңүче булачак. 

Конкурсны оештыручы-Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә электрон адреска язма рәвештә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Konkurs.TatOmbudsman@tatar.ru яки ТР, 420015, Казан, Карл Маркс урамы, 61, 3 нче кат адресы буенча, яки конкурс модераторына и.Г. Ибраһимов исемендәге Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең электрон адресына: iyali.anrt@mail.ru яки адресы: 420111, Казан, Карл Маркс урамы, 12.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International