Актаныш районында юл-транспорт һаләкәтләренең статистикасына караганда август, сентябрь һәм октябрь айларында юл фаҗигаләренең кискен артуы күзәтелә. Шул исәптән аеруча җәяүлеләр белән бәйле юл-транспорт һаләкәтләренең саны да арта.
2023 елның ярты еллыгында Актаныш районында 16 юл-транспорт һаләкәте теркәлгән (узган ел – 7), аларда 4 кеше һаләк булган (узган ел – 1), 19 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган (узган ел – 6). Әлеге саннарга, Актаныш районы аша узган федераль автомобиль юлларындагы фаҗигаләр дә тәэсир итә.
Балаларның юл-транспорт травматизмы белән дә хәл елдан-ел кискенләшә. Агымдагы елның яртыеллыгында 2 бала һаләк булды, 2 се төрле тән җәрәхәтләре алды.
Юлда йөргән һәр кеше игътибарлы һәм сак булсын иде. Якыннарыгызның сәламәтлеге һәм иминлеге сезнең кулларда.