Иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итү, шулай ук гражданлык активлыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшьләрнең потенциалын ачу һәм нәтиҗәле социаль лифтлар системасын булдыру максатыннан Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен 2023 елның 3 июленнән "Микрогрантлар"га гаризалар кабул итә башлады. Катнашучылар 100 000 сумга кадәр грант ярдәменә дәгъва итә алачак.
Конкурста 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Алар 18 юнәлеш буенча гаризалар тапшыра ала.
Гаризалар 2023 елның 3 августына (15:00 сәг) кадәр кабул ителә.