Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлады

2023 елның 29 июле, шимбә

Хөрмәтле диңгезчеләр, флот ветераннары, райондашларыбыз! Барыгызны да ихлас күңелдән Хәрби-Диңгез Флоты көне белән тәбрик итәм.

Бу көн - Ватаныбызны саклауга матрос-моряк формасында үзләрен аямыйча, утта һәм суда чыныгып, авырлыкларга бирешмичә хезмәт итеп лаек­лы өлеш керткән чын ир-егетләр бәйрәме.

Диңгезчеләр тыныч тормышта да флоттагыча дус, бердәм, хезмәттә дә, гаиләдә дә ирләрчә нык, матур яшәү рәвеше алып бара. Диңгезче ветераннарны, хәзер флотта Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләрне, хәрби хезмәтләре диңгез белән бәйле булган һәркемне зур тарихы булган истәлекле дата белән котлыйм, нык сәламәтлек, иминлек, татулык, бәхет телим.

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International