Быел апрель аенда Ямалы авылында чыккан котычкыч янгын шактый кешегә зыян салган иде. Бер мизгелдә янып көлгә әйләнгән биш ихатаның икесендә кешеләр яши иде. Бүген бу хәл турында ташландык ихатаның янып төсен югалткан калай капка гына хәтерләтеп тора. Ә күршедә өй туена әзерләнәләр.
Зыян күрәче гаиләләргә район хакимияте һәм битараф булмаган райондашларыбыз тарафыннан тиз арада акчалата ярдәм җыелды. Биредә яшәүчеләр кемдер үз көче белән, кемдер осталар яллап тиз арада йорт җиткезеп куйганнар инде. Бүген район башлыгы Ленар Зарипов әлеге гаиләләрдә булып хәл белеште.