Иске Кормаш, Яңа Әлем, Иске Әлем, Кәзкәй һәм Михайловка авылларында яшәүче нәниләребез Донбасстагы сугышта һәлак булган балаларны искә алу көненә кушылды.
Бүген, 27 июль көнне Россиядә Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган акция уза. Акциянең символлары булып ак шарлар, кәгазь кораблар һәм күгәрченнәр, фонарьлар, шулай ук ак төстәге чәчәкләр. Безнең райондашларыбыз да акциягә кушылып шәмнәр кабызды, мемориалларга чәчәкләр салдылар, бер минут тынлык белән вакытсыз киткән Донбасс фәрештәләре искә алдылар.