Соңгы арада Актаныш районы юлларында һәм урамнарында мотоциклда җилдереп йөргән яшьләр саны кискен арты. Еш кына ата – аналар, балаларына ярарга тырышып яки аның үгет-нәсихәтенә бирелеп, балага мопед, мотоцикл яки скутер сатып алалар. Мопед, мотоцикл һәм скутер йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш булган тулы хокуклы катнашучылар булуын оныталар.
Әмма юл йөрү кагыйдәсен сатып алып булмый! Моны өйрәтеп кенә була! Аның бәясе - сезнең балаларның иминлеге һәм сәламәтлеге.
Исегезгә төшерәбез, скутер һәм мопедта 16 яшькә җиткән, А1 категорияле (двигатель күләме 125 см3 дан артмаган җиңел мотоцикллар), М категорияле (двигатель күләме 50 см3 дан артмаган мопедлар, скутерлар, мотороллерлар, мотиклар) йөртү таныклыгы алган кешеләр йөрергә хокуклы.
Мотоциклда йөрү өчен таныклык (А категориясе) һәм иминият таләп ителә. Мотоциклда 18 яшькә җиткәч кенә йөрергә мөмкин.
Шуны да искәртергә телибез: балигъ булмаганнар мопед, скутер, мотоцикл, автомобиль белән идарә итү хокукы булмаганда, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 1 өлеше нигезендә 5-15 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган, шул ук вакытта транспорт чарасы махсус тукталышка тоткарлана. Әгәр балигъ булмаган бала 16 яшьтән кечерәк булса, аның өчен законлы вәкилләр (ата-аналар яки опекуннар) җаваплы, алар РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин, шул ук вакытта транспорт чарасы да тоткарлана һәм махсус тукталышка куела, ә балигъ булмаган балага тәэсир итү чаралары кулланыл