27 июль көнне Россиядә Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган акция узачак

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Акциянең символлары булып ак шарлар, кәгазь кораблар һәм күгәрченнәр, фонарьлар, шулай ук ак төстәге чәчәкләр. 27 июль көнне безнең райондашларыбыз да акциягә кушылып шәмнәр кабызырга, мемориалларга чәчәкләр салырга, уенчыклар калдырырга, ак розалар утыртырга, ак шарлар һәм кәгазь кораблар җибәрергә, бер минут тынлык белән вакытсыз киткән Донбасс фәрештәләре истәлегенә хөрмәт күрсәтә алачак.

«Донбасс балаларына, сугыш балаларына» һәйкәле 2017 елның 1 июнендә Ленин комсомолы исемендәге Донецк паркында куелган.
Аның прототибы - Буткевич авылыннан 13 яшьлек яшьүсмер. 2014 елның августында Украина Донбассны артелерия утында тотканда ул 9 яшьлек сеңлесе Таняны үзе белән каплап коткарып кала. Быел Кириллга 21 яшь тулган булыр иде...

https://alleyaangelov.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International