18 июль көнне район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә катнашкан райондашыбызның якыннары, гаиләләре белән очрашты.
Алардан кергән мөрәҗәгатьләрне, шәхси сорауларны һәрбер очракка якын килеп, индивидуаль рәвештә хәл итү кирәклеген ассызыклады ул. Шуңа да һәр сорау махсус беркетмәгә теркәлеп барылды.
Әлеге очрашулар даими рәвештә үткәрелә. Сораулар күп, әмма аларның һәрберсе уңай хәл итеп киленә.
Ленар Рафак улы үзе дә Украинада булган егетләребез белән гел хәбәрдә тора. Ярдәм кирәк булганда, сорау туганда күпләр аңа туры мөрәҗәгать итә.
Һәркемнең дә теләге бер генә - дөньялар тынычланып, егетләребез тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсыннар..jpg)