Район башлыгы Ленар Зарипов катнашында бүген җир һәм торак мәсьәләләре комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Җир кишәрлеге алырга теләүче һәр кешене дә комиссия вәкилләре аерым кабул итте. Нинди максатларда җир алырга теләүләрен аңлаттылар гариза язучылар. Һәр гаризаны карап, гражданнарның фикерен искә алып, карар чыгарганда гамәлдәге законнар нигезендә җирнең максатчан файдаланылуы искә алынды. Законга нигезләнгән максатларда җир кишәрлеге сораучыларның гаризалары буенча уңай карарлар кабул ителде.