Фаил Камаев актанышлыларны Яңа уку елы белән котлады

2013 елның 31 августы, шимбә
Муниципаль район Башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев актанышлыларны Яңа уку елы белән котлады. «Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, хөрмәтле укытучылар! Сезне 1 сентябрь–Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Яңа уку елы яңадан-яңа шатлык-казанышлар, уңышлар белән килсен. Һәр укучының күңеленә белем орлыклары тиешенчә салынсын, алар шытып, үсеп, җимешләрен татырга язсын. Укытучыларга, тәрбиячеләргә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен һәммәбез дә белеп торабыз. Шушы авыр хезмәтегездә сезгә түземлелек, уңышлар, үз эшегезне, балаларны яратуыгызны телим. Мәктәпләрдә, ясле-бакчаларда, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, технологик техникумда, кадет мәктәбендә яшь буынның киләчәген кайгыртырлык, заман таләпләренә җавап бирерлек эш оештырылыр дип ышанам. Барыгызга да сәламәтлек, имин тормыш, куанычлы көннәр телим.»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International