Корылык булу сәбәпле, 3 июль көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада гадәттән тыш хәл игълан иткән иде. 7 июль көнне Актаныш муниципаль районының да әлеге вазгыяткә бәйле боерыгы дөнья күрде.
Район күләмендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм нәтиҗәләрен бетерү максатыннан чаралар планы төзелде. Бүген район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов “Актаныш” радиосында туры эфирда шулар хакында сөйләп узды. Әлбәттә, әңгәмә барышында халыктан кергән башка сорауларга да җавап бирде ул. Райондашларыбыз тарафыннан бүгенге көндә актуаль булган сусызлык, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр, эчүчелек, юллар ремонты һәм башка бик күп сораулар юлланды.
2023 елның май, июнь айларында Актаныш муниципаль районы территориясендә озакка сузылган корылык нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре шактый зыян күрде. Терлек азыгы әзерләү кампаниясе дә авыр бара. Шулай ук, шәхси хуҗалыклар да игътибар үзәгендә. Корылыкка сылтап печән, салам бәяләрен арттыру матур күренеш түгел, шуңа да бу күренешкә юл куймау төп бурычларның берсе.