Июль ае чын җәйнең нинди икәнен күрсәтергә теләпме, хәтәр генә кыздыра. Бу көннәрдә бар халык сулыклар тирәсенә тартыла. Әлбәттә, су буена ял итәргә төшкән кеше су коенмый калмый. Әмма Актаныш районында лицензияләнгән, махсус җиһазландырылган су коену урыннары юк. Ә билгесез сулыкта коену җәрәхәтләнү һәм хәтта фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Сак булыгыз!
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге күңелсез хәлләрне кисәтү уңаеннан бүген су коенучылар, балыкчылар белән профилактик әңгәмәләр үткәреп, кисәтүләр ясады..jpg)