Төп бурыч - хуҗалыкларны һәм шәхси секторны тиешле күләмдә терлек азыгы белән тәэмин итеп, мал санын киметмәү

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев бүген көн дәвамында хуҗалыкларда булып, терлек азыгы буенча вазгыять белән таныша. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе корылык булу сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан иткән иде. Бүгенге көндә район җирлегендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар планы төзелә. Төп бурыч - хуҗалыкларны һәм шәхси секторны тиешле күләмдә терлек азыгы белән тәэмин итеп, мал санын киметмәү.

 

Чамадан тыш корылык вакытында янгын куркынычсызлыгы да зур. Сак булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International