Чираттагы семинар Киров авылы җирлегендә

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе
Авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы семинар Киров авылында үткәрелде. Һәм бу очраклы хәл түгел. Узган ел нәтиҗәләре буенча җирлекнең балалар бакчасы да, мәдәният йорты да , мәктәбе һәм фельдшер –акушерлык пункты да районда беренче урынга чыкканнар. Моның юкка түгел икәнлегенә авыл җирлекләре башлыклары үз күзләре белән ышандылар. Алар белән гамәли семинар Киров балалар бакчасыннан башланды. Аллы-гөлле чәчәкләр янында уйнап йөргән нәниләрне чәчәккә кунып уйнаган күбәләкләрдән һич аерырлык түгел. Авылның мәдәният үзәге бакча белән янәшә урнашкан.. Ул да шау чәчәккә күмелеп утыра. Яшьләр, каникулга кайткан студентлар гына түгел, мәктәптә укучы балалар аны да үз иткәннәр. Уку елын да, җәйге каникулларын да биредә уздырырга яраталар. Чөнки монда түгәрәкләр гөрләп эшли. Кул эшләре күргәзмәләре, шахмат, теннис, бильярд өстәлләре яныннан кеше өзелми. Авылның зираты авылның ихтирамлы картлары, изге күңелле яшьләрнең булышлыгы белән төзекләндерелеп тора. Зират хуҗасы Вәсим Камалов авылдашларының ярдәмчеллегеннән канәгать. Бердәм тырышлык белән 151 мең сумлык материал кайтарылган. Мәңгелек йортның коймасын профнастилгә алыштырырга ниятләп торалар. Ә зират йорты инде профнастил белән тышланган. Зиратның караулы булуы, чынлап та, күренеп тора. Карт агачлардан арындырылган, теләсә-кайда өелеп яткан чүп өемнәре дә күренми. Киров авылы урман буенда урнашкан. Урман аланлыгындагы умарталыкка хуш исле печәнлек җиреннән барырга кирәк. Бер якта – агачлар, икенче якта – басу. Эшмәкәр Корбангали Хафизовның 44 гектар пай җире ул. 115 умартасы булган умарталык та аныкы. Хәзерләгән печәннәре үзләренең ишле терлекләрен асрарга да, сатарга да җитә. Ә Венера һәм Алмаз Сабитовлар шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, үз ихаталарында автосервислык эшчәлеген җәелдереп җибәргәннәр. Ләкин аларның үзенчәлеге бу гына түгел. Төрле техника көпчәкләреннән әкият геройлары ясап, бакчаларын могжиза иленә әверелдергәннәр. Ремонтка алып килгән автомобильләрнең көпчәкләрен салдырып алмыйлар, аларны төрле ташландык урыннардан җыеп алып кайтып, төрле формага китереп буяп куялар икән. Әлеге зур булмаган бакчада тимерчыбыктан үрмәкүч пәрәвезе үрелгән. Автомобиль шиннары маймылга, челәнгә, бакага әверелгән, бакча уртасындагы ясалма күл янына су җәнлекләре җыелган. Аяк астындагы ком да үз вазифасында: балаларның уен мәйданчыгын хәтерләтә. Балалар дигәннән, аларны өзелеп яратучы гаиләләрнең берсе ул – Сабитовлар. Үзләренеке янына балалар йортыннан 4 баланы тәрбиягә алып, аларга ата-ана җылысы бирәләр.










ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International