Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бүген үзәк паркның Пар балдаклар фонтаны янында бәйрәм тантанасы узды

2023 елның 7 июле, җомга

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бүген үзәк паркның Пар балдаклар фонтаны янында бәйрәм тантанасы узды.

Район ЗАГС бүлеге тарафыннан үткәрелгән чарада район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район башлыгының урынбасары Илшат Габдулхаев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова 50,55 һәм 60 ел бергә яшәгән 17 парны хөрмәтләделәр.

Өч сәгать барган истәлекле тантанада үрнәк гаиләләрнең якыннары – балалары, оныклары, күңелле мизгелләрне уртаклашырга килгән күпсанлы райондашларыбыз катнашты.

Куян авылыннан Әхмәтов Фирдәвис Гаяз улы һәм Әхмәтова Наилә Нәкый кызы “Мәхәббәт, тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International