Актаныш районы делегациясе"Бөтенроссия кыр көне 2023" күргәзмәсендә катнаша

2023 елның 7 июле, җомга

6-9 июльдә Татарстан Республикасының Лаеш районында «Бөтенроссия кыр көне» уза. Бу кыр шартларында дәүләтебез агросәнәгать комплексы казанышларының иң зур күргәзмәсе. Чара бер мәйданчыкта агросәнәгать комплексының региональ идарә органнарын, эре һәм урта бизнес вәкилләрен, илнең төрле төбәкләреннән килгән фермерларны җыйды һәм Татарстан халкы өчен чын бәйрәмгә әверелде. Күргәзмәнең гомуми мәйданы 40 гектардан артык тәшкил итә.
Әлеге истәлекле чарада Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә безнең район вәкилләре дә катнаша. Алар арасында бүләкләнүчеләр дә бар. "Алга" хуҗалыгының баш агрономы Илназ Нәбиев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән хөрмәтләнде.
Ихластан котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International