Сулыкларда сак булыгыз

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә республикада гадәттән тыш коры һава шартлары тора. Шуңа күрә эсселектән котылу өчен күбебез суга керергә тырыша. Коену исә аяныч та тәмамланырга мөмкин.

Кичә генә Азнакай районында Ык елгасында 18 яшьлек бертуган кыз белән егет батып үлде. Мондый бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсе су коенганда үтә сак булырга кирәклеге турында кисәтә. Коену өчен билгеләнмәгән, тирәнлеген белмәгән буаларга кермәскә кирәк. Кояш нурлары астында озак булганнан коену көзән җыеруга китерергә мөмкин. Суда озаклап йөзеп талчыгу нәтиҗәсендә дә тәнне көзән җыеру, сулыш алу туктау, аң югалтулар булуы ихтимал. Балаларны үзләрен генә су янына җибәрмәгез. Сезнең янәшәгездә су коенганда бәхетсезлеккә тарыган кешеләр күзәтелсә, коткару хезмәткәрләренә мобиль телефон аша "01" яки 112 номерына шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International