Рөстәм Миңнеханов корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимын кертте

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы эшли башлады. 3 июльдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле боерыкка кул куйды. Бүген документ Республика Хөкүмәте порталында пәйда булды.
Корылык күренешләре республиканың бөтен территориясендә теркәлә, ә 60 мм нормада июнь аенда ТРда уртача 15 миллиметр явым-төшем яуган. Июль аенда да җитди явым-төшемгә өмет юк.
Боерык текстыннан күренгәнчә, гадәттән тыш хәл режимы 3 июльдән «азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны булдырмау максатыннан»кертелгән. Ул барлык 43 районда да эшли.

Республика муниципалитетлары башлыкларына түбәндәге чараларны күрергә тәкъдим ителде:
• халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары аша гадәттән тыш хәл режимы кертелүе турында хәбәр итәргә;
• гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшче төркемнәр һәм комиссияләр составын һәм «тискәре нәтиҗәләрне Җиңү буенча чараларны үтәү»өчен җәлеп ителәчәк көчләрне билгеләргә;
• биш көн эчендә чаралар планын әзерләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International