Бүген Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Бүген район хакимиятендә Актаныш муниципаль район Советының чираттагы дүртенче чакырылыш утызынчы утырышы узды.
Утырыш эшендә, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Когогина Әлфия Гомәр кызы да катнашты. Шулай ук район суды рәисе, район прокуроры, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре дә чакырулы иде.

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
 - 2023 елның I яртыеллыгында Актаныш муниципаль районы бюджетының үтәлеше.
-  "Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме Нигезләмәсен яңа редакциядә раслау.
- «Актаныш» сәнәгать паркында инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен җир кишәрлекләре бирү.
-  «Актаныш муниципаль районы территориясендә муниципаль җир һәм торак контролен гамәлгә ашыру турында»гы Актаныш муниципаль районы Советы карарларына үзгәрешләр кертү.
 - «Актаныш муниципаль районының контроль-хисап палатасы» рәисен билгеләү.

Район Советы утырышыннан соң Әлфия Гомәр кызы һәм район башлыгы Ленар Зарипов, махсус хәрби операциядә катнашкан, Әҗәкүл авылында яшәүче Данис Яппаровның гаиләсе белән дә очраштылар. 

Илебез тынычлыгы өчен көрәш алып барган егетләребезнең гаиләләре, якыннары һәрвакыт күз уңында. "Безнең төп бурыч аларга кулдан килгәнчә ярдәм итү. Теләк бер генә - дөньялар тынычланып, егетләребез тизрәк әйләнеп кайтсын" дип искәртте район башлыгы Ленар Зарипов. 

Җитәкчеләр "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү аланында ял иткән балалар белән дә очрашып аралашты.
Бүген биредә зурлап милли бәйрәмебез Сабантуй үткәрелә иде. Чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребез милли гореф-гадәтләребезне яңартып, чын үзебезчә, уен-җыр белән рәхәтләнеп ял итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International