Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең Дәүләт ветеринар күзәтчелеге тарафыннан Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәре Юрьевец бистәсеннән 1 км көньяк-көнбатышта Ока елгасы утравында акчарлак мәетләреннән алынган патологик материалны лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә кошлар гриппы вирусы геномы ачыкланган. Диагноз 28.06.2023 ГБУ НО Област ветеринария лабораториясе тарафыннан билгеләнгән.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 24.03.2021 № 158 боерыгы белән расланган кошларның югары патогенлы гриппы очагы таралуын булдырмауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән профилактика, диагностика, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыруның ветеринария кагыйдәләренә ярашлы рәвештә оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары комплексы үткәрелә.