Фаил Камаев актанышлыларны Республика көне белән котлады

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе
Муниципаль район Башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев актанышлыларны Республика көне белән котлады. ”Кадерле райондашлар! Республика көненең табигатьнең алтын көзгә керергә әзерләнгән, иген-кырларның алтын хәзинәсе амбарларыбызда урын алган, көз муллыгының күңелләрдә чагылыш тапкан чорына туры килүе бәйрәм шатлыгын арттыра гына. Татарстанда яшәвебез белән горурланып гомер итүче халкыбыз өчен 30 август елдан-ел якынрак була бара. Актанышлылар бу бәйрәмне хезмәт җиңүләре белән каршыларга гадәтләнгән. Хәзер дә, алдагы елларда да шушы юлдан тайпылмыйча яшик. Сезнең һәммәгезгә исәнлек-саулык, аяз көннәр, бәйрәм рухы һәм шат күңел телим.”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International