24 июнь көнне “Яшьлек” үзәге яны мәйданда чыгарылыш кичәсе узды. Быел районыбызның 76 чыгарылыш укучысы олы тормыш юлына аяк басты.
Тантана барышында укуда, төрле фән олимпиадаларында, районның спорт һәм мәдәният өлкәсендә актив катнашкан укучылар хөрмәтләнде.
Истәлекле көн белән аларны район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде:
Кадерле укучылар, сез бүгеннән олы тормыш юлына аяк басасыз. Балачак белән хушлашып катлаулы да, имтиханнарга, сынауларга бай юлны узганда, үзегезне бу тормышта табып, белем алуны дәвам итеп, сайлаган һөнәрегездә уңышларга ирешүегезне телим. Мәктәп биргән белем барлык максатларыгызны һәм хыялларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итсен.
Бүген без белем һәм тәрбия биргән укытучыларга ихлас рәхмәтләрне җиткерәбез. Авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар юлдаш булсын.
Сезнең өчен барысын да эшләргә әзер булган, беренче тәрбия орлыкларын салган ата-аналарга ихластан рәхмәт!
Хөрмәтле укучылар, укытучыларыгызны онытмагыз, әти-әниләрегезне саклагыз, хөрмәт итегез. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, ничә яшьтә булсагыз да - алар өчен сез һәрвакыт бала булып каласыз.
Үз – үзегезгә ышаныгыз, куелган бурычлар өстендә тырышып эшләгез, авырлыклар белән очрашканда төшенкелеккә бирелмәгез һәм барысы да сезнең яхшы булачак!
Дөньяларыбыз имин, күкләребез аяз булсын! дип ихластан тәбрикләү сүзләрен җиткерде ул.