Актанышта авыл районнары һәм кече шәһәрләр укучылары арасында классик шахмат буенча Татарстан беренчелегенә шахмат турниры старт алды

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Балалар иҗат үзәгендә авыл һәм кече шәһәрләр укучылары арасында классик шахмат буенча Татарстан беренчелегенә шахмат турниры старт алды.
Ярышны ачу тантанасында, турнирга нигез салган Актаныш муниципаль районы шахмат федерациясе рәисе, "Благодарения" хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Салихов шахматчыларны сәламләп ихластан уңышлар теләде.

2016 елдан алып үткәрелеп килгән турнирда, быел, төрле төбәкләрдән килгән 110 яшь шахматчы көч сынаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International