Районыбызның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе Нәҗибә Шагали кызы Гаязова “Ел хәйриячесе - 2012” республика конкурсында җиңеп чыккан иде. Ул һәрвакыт аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итә. ”Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясендә теләп катнаша. Нәҗибә Гаязовнага әлеге дипломны муниципаль район Башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев 27 август көнне Игелек үзәге каршында үткән бәйрәмдә тапшырды.
