Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, бүген Җиңү паркы яны мәйданда, безгә якты киләчәк бүләк иткән, Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен башын салган райондашларыбызны искә алу митингы узды.
Истәлекле чарада район башлыгы Ленар Зарипов, урынбасары Илшат Габдулхаев, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнварова, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты. Мәйданда берничә буын вәкилләре җыелган иде: балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләребез, сугыш чоры балалары, Әфган сугышы ветераннары.
Һәлак булганнарны искә алып район имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин һәм митингта катнашучылар дога кылды. Яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, ахырда мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.