Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

1941 елның 22 июнендә иртән иртүк сугыш игълан итмичә фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә, хәрби һәм стратегик объектларга һәм күп кенә шәһәрләргә зур һөҗүм ясый. Шулай итеп Бөек Ватан сугышы башлана, ул 1418 көн һәм төн дәвам итә, һәм анда СССР 27 миллионга якын кешесен югалта. Авыр канкойгыч сугышта совет халкы Европа халыкларын фашист хакимлегеннән азат итүгә һәм Гитлер гаскәрләрен тар-мар итүгә хәлиткеч өлеш кертә. Күп кенә илләрдә бу көнне Дәүләт флагларын төшерәләр һәм бу сугышны һәм анда һәлак булганнарны искә алалар. Бу көнне төрле истәлекле чаралар уза, һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр куела.
1941 елның 22 июне - Россия тарихында иң кызганыч даталарның берсе - Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн.
Бөек Җиңү һәм якты киләчәк бүләк иткән ата-бабаларыбызга рәхмәт әйтәп баш иябез. Аларның батырлыгы мәңгелек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International