2023 елның 16 июнендә Олы Кайбыч авылында "Татарстан Республикасы янгыннан ирекле саклауның иң яхшы бүлекчәсе" исеменә республика ярышлары узды.
Әлеге ярышларда Актаныш районы данын Яңа Әлем авыл җирлегенең "Башак" ДПК командасы яклады. Команда составына Рамил Закиров һәм Рамил Зәкиев керде. Аз вакыт эчендә каршылыкларны җиңәргә, зыян күрүчегә ярдәм күрсәтергә һәм аны куркынычсыз зонага күчерергә, аннары янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемнәрен кияргә һәм янгын мотопомпасы ярдәмендә мишень тутыруга кәүсә бирергә кирәк булган йөгерү вакытында команда үзенең җайга салынган гамәлләре нәтиҗәсендә 4 минут 30 секунд эчендә күнегүләр башкарды. Бу Татарстан Республикасының 45 командасыннан 6 нәтиҗә иде. Әмма алдагы конкурсларның балларын санау буенча гомумкоманда урыны 15 булды.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең 103 нче янгын саклау бүлеге җитәкчесе Илдар Мортазин катнашучыларга һәм район хакимиятенә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт белдерде..jpg)