Россия Хөкүмәте хайваннар сату өчен кулланыла торган урыннарда хайваннарны тоту таләпләрен раслады

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Карар 2024 елның 1 мартыннан үз көченә керә һәм 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Хайваннар кибетләрендә ветеринария документлары булганда сәламәт хайваннарны гына тотарга мөмкин булачак. Сатучыларга хуҗаның закон нигезендә билгеләнгән бурычларын үтәргә, сатыла торган йорт хайваннарына карата таләпләрне сатып алучыга тапшырылганчы үтәүне тәэмин итәргә һәм тиешле урыннарда чисталыкны сакларга йөкләмә биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International