Татарстан районнарына беренче эксперименталь сәяхәтне Төмән өлкәсе туристлары башлап җибәрде.
Туристлар Актаныш, Мөслим һәм Баулы районнары белән танышты. Төмәнлеләр сәяхәтнең ике көнен Актаныш районында үткәрделәр.
Кызыксынучан милләттәшләребез Актанышыбыз буйлап йөргәндә бик күп яңалыклар белделәр, туган ягыбызның истәлекле урыннары белән бик теләп таныштылар. Киләчәктә әлеге туристлык походлары дәвамлы булыр дигән ышанычта калабыз.
Июлдә икенче төркемнең килүе көтелә. 