Бүген район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгының чираттан тыш утырышы узды

2023 елның 20 июне, сишәмбе

19 июнь көнне Актанышбаш авылындагы ферма янында көпә-көндез юл һәлакәте булды. Фаҗига вакытында бер райондашыбызны югалттык. Һәлак булган пассажир иминлек каешын эләктермәгән булган. Хәзерге вакытта әлеге фаҗига буенча тикшерү эше бара. Бу хакта район ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Артур Җиһаншин җентекләп сөйләде.

Район җитәкчелеге, хокук саклау органнары вәкилләре һәм башка ведомствоара юнәлеш башлыклары катнашындагы утырыш нәкъ тә әлеге фаҗига уңаеннан үтте дә инде. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов Актаныш юлларында юл куркынычсызылыгын тәэмин итү өчен әле эшлисе эшләрнең күп булуын әйтте. Бигрәк тә урамнарда, балалар күп йөри торган урыннарда тизлекне киметүне хәбәр итүче юл билгеләре, ясалма түмгәкләр җитешми. Акрынлап Актаныш юлларындагы чокыр-чакырлардан котыла барсак та, әле авыл араларындагы юлларның бик күбесе төзекләндерү көтә. 

Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/xakimiiat-sagate/iminlek-kaesyn-elaktermau-ham-telefonnan-soilasu-halakatka-kitergan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International