Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оператив мәгълүматларына караганда игеннәрнең 90% җыеп алынган. Бөртекле культураларны җыеп алуны беренчеләрдән булып “Наратлы”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар, “Әнәк” агрофирмасы, мехотряд төгәлләделәр. Тиз көннәрдә “Ташкын”, “Таң”, “Нигез” хуҗалыкларында иген кырлары тынып калачак – аларда бөртеклеләрнең 95% артыграгы суктырып алынган. Әмма кайбер хуҗалыкларда урып-җыю сүлпән бара. Бу хакта хуҗалык җитәкчеләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән “Әнәк” агрофирмасы Яңа Кормаш бүлекчәсендә булган киңәшмәдә җитди сөйләшү булды. Район Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фаил Камаев урып җыюны тиз көннәрдә һәм югалтуларсыз төгәлләү бурычын куйды.

.jpg)
.jpg)


