“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе барышында районда барлыгы 179988 сум акча җыелды.27 август көнне Игелек үзәге каршындагы мәйданда бу акциягә бәйрәм шартларында йомгак ясалды. Яңа уку елында районыбызда 315 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Шуларның 42 се аз керемле, әтисез яки әнисез, күп балалы, авыр гаиләләрдән һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Аларның барысына да, ягъни беренче сыйныфка баручы 42 балага тантаналы шартларда бүләк бирелде. Аларны муниципаль район Башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев һәм ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе баш белгече Раил Гафаров тапшырды. “Мәктәпкә әзерләнергә булыш-2013” 7 нче республика акциясенә ТР Президенты тарафыннан старт бирелгән иде. Әлеге акция безнең районда да оештырылып , киң колач алды. Районыбызда яшәгән , мохтаҗларга карата игътибарлы ,киң күңелле кешеләр бу акциягә бик теләп кушылдылар. Әйтик , Актанышта яшәүче ветераныбыз Мирзашәрип Шәрәфетдинов ел саен актив катнаша. Оешмалардан Актаныш район электр челтәре, агрегат заводы, район хакимияте, мәгариф идарәсе , “Актаныш” агрофирмасы, Сбербанк бүлекчәсе, район үзәк хастаханәсе аеруча зур өлеш керттеләр.