Шулай ук утырыш барышында ел саен үткәрелә торган «Закон Территориясе»конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. 1 урынны Аккуз төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Актанышбаш авыл җирлеге алды. Җиңүчеләргә дипломны Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.
«Закон территориясе " конкурсы җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, яшүсмерләрне һәм яшьләрне хокукый тәрбияләүгә, хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән авыл җирлекләренең, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының, предприятиеләрнең һәм оешмаларның, уку йортларының һәм физик затларның уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан тануны, дәртләндереп торуны һәм таратуны тәэмин итү максатында үткәрелә